Новости
11 Августа 2022, 06:00

Медаль алучылар исемлеге киңәйтелде

Республикада «Ата-ана каһарманлыгы» медален алучылар исемлеге киңәйтелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Медаль алучылар исемлеге киңәйтелдеМедаль алучылар исемлеге киңәйтелде
Медаль алучылар исемлеге киңәйтелде

Башкортстанда «Ата-ана каһарманлыгы» наградасы турында положениегә төзәтмәләр кертелде. Тиешле указга республика җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйган.

Хәзер патронат тәрбиячеләр дә медальгә һәм бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акчага дәгъва итәргә мөмкин. Тик гаилә җиде һәм аннан күбрәк бала алган очракта гына.

Моннан тыш, инвалид, ятим балаларны тәрбиягә алучылар да наградага хокуклы.

Указ кул куйган көннән көченә керде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас