Барлык яңалыклар
Новости
14 август 2022, 17:40

Пляжларда исерекләргә штраф салына башлый

Башкортстан пляжларында исерек гражданнарга штраф салына башлый.

Пляжларда исерекләргә штраф салына башлый
Пляжларда исерекләргә штраф салына башлый

Вице-премьер Ирек Сәгыйтов муниципаль комиссияләрне мондый хокук белән файдаланырга чакырды. Хөкүмәт Йортында су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

Ирек Сәгыйтов сүзләренчә, гадәттән тыш хәлләрне искәртү һәм бетерү буенча республика комиссиясе утырышында халыкның күпләп ял итү урыннарында искәртү төркемнәре белән патрульлек итү бурычы куелды.

«Республикада муниципаль берәмлекләр комиссияләренең административ йогынты ясау чараларын куллану эшен активлаштыру мөһим. Тәү чиратта бу чараларны суда кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозган, тыелган урыннарда спиртлы эчемлекләр кулланган, җәмәгать урыннарында исерек йөрегән кешеләргә кулланырга кирәк. Муниципалитет хакимиятләре барлыгы 400 искәртү төркеме оештырган, аларның гомум саны – 952», – диде Ирек Сәгыйтов.

Вице-премьер административ комиссияләрнең хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән үзара эш итү җәһәтеннән дә эшен көчәйтү кирәклеген әйтте.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: