-1 °С
Болытлы
8-14 августта Русиядә коронавирусның 169 259 очрагы ачыкланган, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 52,2 процентка күбрәк. Вирусның таралу коэффициенты биш атна дәвамында бер берәмлектән артып киткән, бу эпидемиологик процессның көчәюе хакында сөйли.
Коронавирустан вафат булучылар санының артуы да билгеләп үтелә. Узган җиде көндә илдә үлем-китем очраклары моннан алдагы атна белән чагыштырганда 76га (308 урынына – 384) күбрәк булган.
«Татинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.