Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2022, 11:30

Күңел биреп уйнадылар

Бәләбәй сөт комбинаты хезмәткәрләре яхшы эшләп кенә калмыйлар, ә ял да итә беләләр. Менә, күптән түгел, предприятиенең профсоюз оешмасы Физкультурачылар көне кысаларында футбол буенча ярышлар үткәрде.

Күңел биреп уйнадылар
Күңел биреп уйнадылар

Анда алты команда катнашты.

– Уен мавыктыргыч үтте, күп голлар керде, – дип сөйләде Бәләбәй сөт комбинаты профсоюз лидеры Гөлнара Марахонько.

Каты көрәштә Пилот цехы командасы җиңде. Барлык командалар да күңел биреп  уйнадылар һәм үзләрен лаеклы көндәшләр буларак күрсәттеләр.

Римма Солтанова.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: