Новости
17 Августа 2022, 12:20

Чүп-чардан чистарттылар

Агымдагы елның 11 августында БР Экология министрлыгының Туймазы территориаль идарәсе тарафыннан Бәләбәй шәһәрендә, Приют поселогында һәм авыл җирлекләрендә оештырылган “Экологик атна” акциясе кысаларында парклар, скверлар, су саклау зоналарын җыештыру буенча экологик өмәләр узды. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Чүп-чардан чистарттыларЧүп-чардан чистарттылар
Чүп-чардан чистарттылар

Акциядә барлыгы 340 кеше катнашты, болар – авыл һәм шәһәр җирлекләре хакимиятләре хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм волонтерлар. Акция кысаларында 24 кубометр чүп-чар җыелды һәм полигонга чыгарылды.

Мария Терлецкая,

БР Экология министрлыгының Туймазы территориаль идарәсе баш белгече.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас