Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2022, 17:50

Роспотребнадзор COVID-19 белән чирләү очраклары арткан төбәкләрдә битлек режимын кертергә кушты

Роспотребнадзор COVID-19 ныгырак таралган төбәкләрдә битлек режимын кертергә чакырды. 16 августта ведомство сайтында эпидемиягә каршы чаралар буенча яңа тәкъдимнәр басылган.

Роспотребнадзор COVID-19 белән чирләү очраклары арткан төбәкләрдә битлек режимын кертергә кушты
Роспотребнадзор COVID-19 белән чирләү очраклары арткан төбәкләрдә битлек режимын кертергә кушты

«Яңа очракларның атналык күрсәткече 100 мең кешегә 50дән арткан төбәкләрдә җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк», – диелә белдерүдә.

Тәкъдимнәр язылган хат Роспотребнадзорның территориаль органнарына һәм  оешмаларына җибәрелгән. Ведомство җитәкчесе Анна Попова субъектларның башкарма власть органнары белән тәкъдимнәр әзерләү бурычын кушты.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: