Новости
18 Августа 2022, 11:00

Бәләбәй урманчыларына да бирделәр

Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство оешмалары 22 урман патруле техникасы алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй урманчыларына да бирделәрБәләбәй урманчыларына да бирделәр
Бәләбәй урманчыларына да бирделәр

Аларны сатып алуга быел федераль бюджеттан субвенцияләр хисабына 29,5 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр ителә хөкүмәт сайтында. Яңа автомобильләр Әбҗәлил,  Аскын, Баймак, Бәләбәй, Дуван, Дүртөйле, Зилаир, Кананикольск, Инзәр, Караидел, Нуриман, Стәрлетамак, Салават, Учалы, Яңавыл урманчыларына ярдәмгә китте.

Тантаналы чарада БР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илшат Фәйзрахманов катнашты, махсус техника ачкычларын БР урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов тапшырды. Урманчылык вәкилләре  күрсәткән ярдәмнәре өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Автор:
Читайте нас