Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2022, 11:30

Башкорт драма театры «Кызыл паша» спектаклен сәхнәгә чыгарырга җыена

103нче мизгелдә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры Нәҗип Асанбаевның «Кызыл паша» пьесасы буенча спектакльне сәхнәгә чыгарырга җыена.

Башкорт драма театры  «Кызыл паша» спектаклен сәхнәгә чыгарырга җыена
Башкорт драма театры «Кызыл паша» спектаклен сәхнәгә чыгарырга җыена

Спектакль күренекле совет дипломаты, яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга зур өлеш керткән Советлар Союзының гарәп илләрендәге беренче тулы хокуклы вәкиле Кәрим Хәкимовка багышланган.

Моннан алда театр репертуарында 1982 елда куелган «Кызыл паша» спектакле бар иде. Пьесаның авторы Нәҗип  Асанбаев, спектакльнең режиссеры Лек Вәлиев һәм төп рольне башкарган Әхтәм Абушахманов аның өчен Салават Юлаев исемендәге республика премиясенә лаек  булды. Спектакль гарәп илләре театрларының халыкара театр фестивалендә (Дамаск, 1986), ә телевизион версиясе Совет Үзәк телевидениесе аша күрсәтелде.

Премьера ноябрьдә көтелә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: