+1 °С
Болытлы
Хөкүмәт автомобильләрне бензиннан газга күчергән вакытта русиялеләрнең чыгымнарын субсидияләү күләмен арттырды. Хәзер аларга сарыф ителгән сумманың 24 процентын түгел, ә 48 процентын компенсацияләячәкләр. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге эш «Энергетиканы үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. 2024 ел ахырына транспорт өчен ягулык буларак файдаланыла торган табигый газның (метан) күләме 2,7 миллиард кубометрга кадәр артыр дип көтелә.
«Татинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.