Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2022, 14:30

Аллаһ йорты күркәмләнде

Бәләбәйнең Яңа мәчетенә төзелгәннән бирле ремонт эшләнмәгән булган. Быел, Аллаһ ярдәме белән, шушы зур эшне башкарып чыкканнар.

Аллаһ йорты күркәмләнде
Аллаһ йорты күркәмләнде

Моңа әзерлек күптән, ун еллап элек үк башланган булган. Халыктан кергән сәдакаларны әрәм-шәрәм итмичә бу изге эшкә җыйганнар. Быел Абдрахман хәзрәт оештыру эшләрен үз өстенә алган һәм, ходайның рәхмәте белән, моны  башкарып чыкканнар.

Вакыт сынавы мәчет тиклем мәчеткә дә кагыла, шуңа ремонт кирәк булган. Монда өч ай буе 11 кешедән торган дүрт бригада эшләгән. Таҗик Сәфәр үзенекеләр белән мәчет стеналарын тигезләгән, купкан җирләрен алыштырган, яңадан буяган. Сабыр бригадасы гыйбадәтханәнең күп кенә тәрәзәләрен алыштырган. Туймазыдан килгән бригада асылынмалы түшәмнәр эшли. Уфа бригадасы җылыту эшләрен башкарып чыга. Әйтергә кирәк, алар боларны шактый ташланмалы хакка башкарып чыга.

Шәһәр мөселманнары да бу изге эшкә теләп кушыла, һәркем кулыннан килгәнчә булыша. Кайсы акчалата, кайсы үзе ярдәм итә.

Түшәм, стена, тәрәзәләргә өстәп иман йортының эчен дә бик матур итеп бизәгәннәр. Бу эштә Бәләбәй егете Усман бигрәк тә тырышкан. Ул ай ярым диварларга Коръән сүрәләре язган. Моның өчен акча да алмаган.

Боларга өстәп, мәчет эчендәге барлык келәмнәрне алыштырганнар. Икешәр кеше утырырлык сигез яңа парта алганнар. Кием элгечләре урнаштырганнар. Тавыш көчәйткечен, аның колонкаларын, газ котелын алыштырганнар.

“Булышкан иганәчеләрнең исемнәрен әйтегез әле, алар турында гәзиттә язып чыгар идем”, – дидем Абдрахман хәзрәткә. “Булышучылар күп булды, тик исемнәрен атамавымны гына сорадылар шул”, – ди имам-хатыйп.

Яңа мәчеттә күпчелек ремонт эшләре тәмам. Вак-төякләр генә торып калган. Киләчәктә матур тәрәзә пәрдәләре элергә планлаштыралар. Аннан, машиналар куярга мәчет каршында урын әз икән. Мәйданчыкны зурайтырга, аңа асфальт түшәргә дә исәпләре бар.

“Күз курка, кул эшли”, – дигәндәй, катлаулы ремонт эшләре кыска гына вакытта башкарып чыгылды. Моның өчен мөселман җәмәгатьчелегенә зур рәхмәт.

Хәзер инде иман йорты тыштан гына түгел, ә эчтән дә балкып тора. Намазга да үзеннән-үзе йөрисе килә.

Автор:
Читайте нас: