Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2022, 18:00

Изге эштән читтә калма!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм  (аңа Аллаһыбызның мактаулары һәм сәламнәре булсын) бер хәдисендә: Бу тормышта кем мәчет төзүдә катнаша, Аллаһы Тәгалә аңа оҗмахта сарай сала”, –  дигән. Газиз дин кардәшләрем, безнең дә Бәләбәй районының Аксаков  поселогында мәчет төзүдә катнашу мөмкинлеге бар.

Изге эштән читтә калма!
Изге эштән читтә калма!

Аксаков белән Надеждино авыллары арасында бик матур урында булачак мәчетнең нигезе салынды да инде. Быел газ блокларыннан стеналарын күтәрергә ниятләнә,  ул материалның берсе 360 сум тора, 1 кв.м – 5750 сум. Һәр мөселман кешесе яки гаиләсе булачак Гыйбадәт йорты стенасына үз кирпечен салып, чиксез савап ала ала. Аны мәчет дин тотучыларга хезмәт иткәнче, яш буынны миһербанлыкка өйрәткәнче бүләк рәвешендә ала.

Изге ният белән догалар укып, бер Аллаһ ризалыгы өчен генә сез мәчет төзүгә телефон аша ( +79279440627)  акча күчерә аласыз, акчаны тарихи мәчеттә махсус тартмага да салырга мөмкин.

Барлык мөселманнар өчен әлеге бик тә файдалы АКцИЯ турында туганнарыгызга, танышларыгызга тапшырсагыз иде.

Изге теләкләр белән Илдар хәзрәт.

Изге эштән читтә калма!
Изге эштән читтә калма!
Изге эштән читтә калма!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: