Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2022, 14:00

Онытырга хакыбыз юк!

25 августта Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең хәтер көне булып узды.Алар батырлыгын хәтеребездә яңартып алыйк әле.

Онытырга хакыбыз юк!
Онытырга хакыбыз юк!

***

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.

***

«Моабит дәфтәрләре» дип шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә тоткынлыкта чакта язган шигырьләр шәлкемен атап йөртәләр. Бу дәфтәр ике блокноттан тора. Аларда – 93 шигырь. Бу шигырьләрне төрле тематикага берләштерергә мөмкин. Җиңү, батырлык, ачыну, борчылу, өзгәләнү, ирек, туган илгә мәхәббәт, тугрылык темаларына караган әсәрләр бар.

Шигырьләрендә төшенкелеккә бирелмәү, ныклык, батырлык темасы өстенлек итә. Аларның күбесе лирик геройның үз башыннан үткән вакыйгалар белән бәйле.

  ***

“Моабит дәфтәрләре”нең илгә кайту сәфәре михнәтле. 1946 елда элеккеге әсир Нигъмәт Терегулов Татария Язучылар союзына Җәлил шигырьләре язылган блокнот алып кайтып тапшыра. Бер елдан соң, Брюссельдагы совет консуллыгыннан икенче блокнот кайтып төшә. Моабит төрмәсеннән ул блокнотны Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыккан була. Үлемгә хөкем ителгән Җәлилнең соңгы әманәтен үтәп, ул шигырьләрне аның туган иленә кайтарып ирештерә. Әлеге дәфтәрләрнең ватанга әйләнеп кайтуы – үзе бер могҗиза.

***

Һәр елдагыча, илебезнең төрле тарафларында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алып, Хәтер көне чаралары узды. Бәләбәйнең тарихи мәчетендә алар рухына атап, Коръән аятләре укылды.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: