Ел мул уңышлы, көннәр аяз – авыл эшчәннәре урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Без, район хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Усаков, авыл хуҗалыгы хезмәте баш агрономы Илгиз Насифуллин һәм әлеге юллар авторы, районның иң ерак хуҗалыклары – Өсән-Ивановка белән Веровка басуларында булып, шушы тузан очып торган, эссе көннәрдә урак эшләренең ничек баруын күреп кайттык.
Р.А. Закировның крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында комбайн штурвалы артында тәҗрибәле механизатоор Вячеслав Рахманов. Авылда ничә ел эшлисез дигән соравыма, Вячеслав Анатольевич: Ул кадәр яшәмиләр” , – дип елмайды. Үз вакытында ул колхозда хезмәт куйган, хәзер бу хуҗалыкта, әмма басулар шул ук бит, һәр карыш җир таныш, кайчан, нәрсә үскәнен биш бармагыдай белә. Картәтисе шатлыгына комбайн кабинасында оныгы Илья да йөри. Җитди малай, ул да, үскәч комбайнчы булам, ди.
Фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Әскать улы механизаторын мактап бетәлми.
– Вячеслав Анатольевич – ышанычлы, җаваплы кеше, – ди. – Ул Т-150 тракторында да эшли, сөрә, чәчә, җыеп ала. Хуҗалык менә шундый хезмәтчәннәргә таяна.
Ашлыкны складка ЗИЛда Павел Пыжьянов ташый, ә тракторчы Динар Вәлиев пресс-җыйгыч белән саламны төргәкләргә җыя. Сергей Лабуткин белән Динар уҗым арышы да чәчәргә өлгергәннәр. Бусы – киләчәк уңыш нигезе.
Фермерның сөйләвенә караганда, әле сабан бодае белән арпаны урып-җыясы бар икән. Чиратта – эспарцет белән костер. Хуҗалык бит әкренләп иткә мал үстерүгә күчә. Бүгенгә аларның 150 баш мөгезле эре терлеге бар. Димәк, мал азыгы культуралары мәйданнарын зурайтырга кирәк булачак.
Быелгы ел игенчеләрне шатландыра. Яз озакка сузылган яңгырлар беркадәр борчыды, әлбәттә, аның каравы менә дигән уңыш үстерделәр.
Крестьян-феомер хуҗалыгы башлыгы Анатоий Мышаков та шул хакта әйтте. Биредә хуҗалыкны гаилә подряды рәвешендә алып баралар. Әти кеше, Владимир Иванович Мышаков, – бай стажлы игенче. 1972 елдан бирле туган Веровкасы кырларында эшли. Улы Анатолий хуҗалыкны җитәкли. Виктор Иванович фермер улы эшеннән бик канәгать.
– Үҗәт, тырыш ул, маладис, – ди. – Барсын да намус кушканча эшли!
Мышаковларның өченче буыны – Илья, Анатолийның улы. Быел егет мәктәпне тәмамлаган һәм инженер-механик һөнәренә укырга аграр университетка кергән. Әлегә исә картәтисе белән әтисенә үстерелгән уңышны җыеп алырга ярдәмләшә. Хуҗалык басуларында тракторчылар Виктор Бабушкин, Виктор Новичков салам җыялар. Алексей Соколов комбайнчыларга булыша. Барсы да, вак-төякләргә кадәр, төгәл оештырылган, шуңа күрә уракны кыска вакытта тәмамлауларына шик юк.
– Ел әйбәт килде. Уҗым арышын һәр гектардан 22 ц. алдык, – дип сөйли Анатолий Викторович. – Вика белән солы һәр гектардан 20 ц булды, әле арпа, чиста вика һәм сабан бодаен җыеп аласы бар.
Кайтышлый Р.Ф. Хафизов хуҗалыгы басуларын да күрдек, анда уҗым арышы чәчелгән. Баш агроном Илгиз Насифуллинның мәгълүматларына караганда, район буенча планлаштырылган уҗым культураларының 47 процентын чәчкәннәр. Бу бурычны К. Иванов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, А.А. Гришанин, В. В. Соловьевның крестьян-фермер хуҗалыклары үтәгән дә инде. “Чулпан” һәм “Северная Нива Башкирия” җәмгыятьләре планның яртысын үтәгәннәр. Зур булмаган фермер хуҗалыклары чәчеп тә беткәннәр. Уракка килгәндә, районның барлык хуҗалыклары да уҗым культураларын һәм борчакны җыеп алганнар. Әлеге вакытта аграрийлар сабан бодае, солы, арпа басуларында урып-җыю эшләре белән мәшгуль.
Фотода: Вячеслав Рахманов оныгы Илья белән.