Башкортстан Башлыгы якташ яугирләрнең казанышларын билгеләде, шулай ук һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул Туган ил өчен гомерен биргән хәрбиләрнең зур батырлыгы, кыюлыгы һәм ватанпәрвәрлеге турында әйтте.
Туган илен яклап һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Республика җитәкчесе Луганск Халык Республикасы биләмәсендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Белорет егете кече сержант Рәфил Әюповның туганнарына Батырлык орденын тапшырды. Русия Президенты Владимир Путин Рәфил Әюповны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләде.
Республика җитәкчесе Башкортстанның махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләренә Русия Федерациясенең дәүләт наградаларын тапшырды.
Фото: Олег Яровиков.