Новости
1 Сентября 2022, 04:38

Республикада “Яшел Русия” акциясенә әзерлек бара

Башкортстан “Яшел Русия” өмәсендә катнашырга актив әзерләнә. Акция 3 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр оештырыла, дип хәбәр итәләр республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада “Яшел Русия” акциясенә әзерлек бараРеспубликада “Яшел Русия” акциясенә әзерлек бара
Республикада “Яшел Русия” акциясенә әзерлек бара

Бөтенрусия өмәсе ике этапта уздырыла. Беренчесендә, 3 сентябрьдән 17сенә кадәр, шәһәр-авыллар чүп-чардан тазартыла. Шимбә саен муниципалитетларда махсус олешмаларны җәлеп итеп, беркетелгән биләмәләрдә өмәләр үткәредә, юллар, парклар, скверлар һәм ихаталар тәртипкә китерелә.

24 сентябрьдән 8 октябрьгәчә “Яшел Башкортстан” акциясе оештырыла. 24 сентябрь – Бердәм көн.

Фото: Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык  министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас