Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2022, 10:59

Эштә үткән гомер

Байморза халкының күпчелеге, әлбәттә, өлкән яшьтәгеләр. Берсүзсез, аларның һәркайсы турында зурлап китап язарлык. Мәрьям Имангол кызы Ишембаева да шундый хөрмәтле өлкәннәрнең берсе.

Эштә үткән гомер
Эштә үткән гомер

Язмам герое 1937 елның 3 гыйнварында Аккаен авылында дөньяга килгән. Үзләрендә өч сыйныф тәмамлый, аннан Мәтәүбашка йөри. Сигезенче сыйныфны Бәләбәйдә тәмамлый..

Туймазы шәһәрендә ФЗОда укый, аннан штукатур- буяучы белгечлеген алып чыга.

Хезмәт юлын Бәләбәй шәһәрендә башлый. Шунда ук үзенең тормыш иптәшен – Гайнетдинне очрата.

Яшьләр озакка сузмыйча гаилә коралар да 1953 елны ирнең туган төяге ямьле Байморзага кайтып төпләнәләр. Гайнетдин Зәйнетдин улы Ишембаев “XXI партсъезд” исемендәге колхозда тракторчы булып эшли, күп еллар буе Знаменкадан үз авылларына барда ташый. Ә Мәрьям Имангол кызы башта Байморзада бер ел сарык фермасында, аннан 35 ел сыер савучы булып эшли.

“XXI партсъезд”ның гына түгел, хәтта районның да иң алдынгы сыер савучысы була.  Мәрьям апаны хезмәтендәге уңышлары өчен бик күп Мактау грамотолары белән бүләклиләр. Аның уңганлыгын күреп ферма мөдире итеп билгелиләр. Егылып аягын имгәткәч кенә ул эшен ташларга мәҗбүр була.

Гайнетдин һәм Мәрьям Ишембаевлар бергә илле елдан артык матур гомер көтәләр. Алар биш балага тормыш бүләк итәләр. Альберт уллары белән Гүзәл исемле кызлары Байморзада, Гөлгенәләре Себер тарафларында, Илгизләре Мәтәүбашта яши. Тик, кызганычка каршы, Марьянда гомер итүче Радионнарының гына гомере озын булмый. 

Гайнетдин абзый да авариядә җәрәхәтләр алып, бик озак чирләп, 2011 елда фанилыктан бакыйлыкка күчә.

Мәрьям Ишембаева күңел һәм тән сызлануларына карамастан, менә дигән гомер итәргә тырыша. Ул “Уйна, гармун!” фестивалендә катнашырга да, “Ал чәчкә” фольклор төркеменә йөрергә дә, онык-оныкчаларны тәрбияләүгә дә ярдәм итә.

Ә без, форсаттан файдаланып, аңа сәламәтле һәм озын гомер телик.

 

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: