+4 °С
Болытлы
Шулай да чагыштырмача җылы булачак әле: көндезләрен +10,+13, төннәрен +7,+9 градус чамасы.
Сентябрьнең соңгы атнасында, мөгаен, әбиләр чуагы үз хакимлеген башлар: көндез +19 градуска кадәр җылытачак. Кәефләрне төшерерлек фаразларга килгәндә, кояшлы көннәрдән соң яңгырлар чоры башлануы бар. Хәер, көньяк районнарга бу һич тә янамый – анда ай ахырына кадәр җылы һәм коры булачак, ә төньяк районнарда ай дәвамында кыска яки озайлы вакытлы яңгырлар явып кына торачак.
Хәер, алдагысын тик Аллаһ кына белә.
Елена Петрова фотосы.