Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2022, 10:54

Йөрәк җылысын да салдылар

Быелның 20 июненнән 31 августына кадәр бөтен илдә  “Озын гомер” проекты кысаларында  “Бердәм Русия” партиясе башлангычында “Картәни хәстәрлеге”  Бөтенрусия акциясе узды. Аның максаты Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәгән мохтаҗ  балаларны һәм ялгыз картларны җылы бәйләм әйберләр белән тәэмин итү булды. Безнең муниципалитетта яшәүчеләр  акциядә актив катнаштылар. Әйберләрне җыю белән Бәләбәй район-шәһәр ветераннар советы шөгыльләнде.

Йөрәк җылысын да салдылар
Йөрәк җылысын да салдылар

 – Бәйләнгән әйберләрне – оекбаш, бияләйләр, кофталар, яулыклар һәм шәлләр, балалар һәм ирләр, хатын-кызлар киемнәре – 2 нче, 36,17, 29 нчы санлы балалар бакчалары хезмәткәрләре, “Урал батыр” үзәге каршындагы кул эшләре түгәрәге әгъзалары, шулай ук Үзәк район дәваханәсеннән китерделәр. Район хакимияте, мәгариф һәм  сәламәтлек саклау системалары ветераннары, шулай ук Приют поселогының (рәисе Л.Н. Пашина), Иске Семенкино (Л.В. Никитина), Рассвет (М. В. Юшкова), Баженово (Н. М. Турнаева), Знаменка ( З.А. Имангулова), Анновка ( Х.Р.Шәнгәрәвеа) авыл советларының  ветераннар оешмалары  акциядә актив катнаштылар. Изге эштән  “Автонормаль” заводы (Р. Г. Юдина), Пенсия фондының Бәләбәйдәге идарәсе (Н. В. Хальхзова) һәм  Халыкка социаль ярдәм үзәге (Р. Г. Зәйнуллина) ветераннары да читтә калмадылар. Донбасска җибәрер өчен посылкалар әзер. Аларга әйберләр генә түгел, бәләбәйлеләрнең йөрәк җылысы да салынды, –дип сөйли ветераннар советы рәисе Александр Буйлов.

Тиздән кыш. Күпне кичергән Донбасста яшәүчеләргә, еллар буе туплаган мөлкәтләрен югатканнарга теләсә нинди ярдәм дә мөһим. Шуңа күрә Башкортстаннан  җибәрелгән бу әйберләр дә кышкы салкыннарны кичерергә ярдәм итәчәк.

 – Телевизордан Донбасста балаларның, өлкәннәр, карт кешеләрнең ничек газапланганнарын, яралардан үлгәннәрен, кешеләрнең су, ипи һәм башка азык-төлек алырга чиратка тезелүләрен күргәндә, күз яшьләремне тыя алмыйм.  Сугыш вакыты шартларында яшәүче балалар, картлар бик кызганыч, алар аеруча ярдәмгә мохтаҗ, – ди педагогик хезмәт ветераны Римма Даутова.

“Картәни хәстәрлеге” акциясендә катнашучыларның барсы да шундый хисләр кичерә.

 Елена Петрова фотосы.  Акциядә катнашучылар.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: