Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2022, 12:34

Юллар канунын үтә – бәхетле һәм сәламәт булырсың!

Мәглүм ки, дәүләт автоинспекторлары юлларыбыз сагында торалар. Әмма авария хәлләре мөмкин кадәр азрак булсын өчен, Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлеге даими рәвештә искәртү рейдлары уздыра.

Юллар канунын үтә – бәхетле һәм сәламәт булырсың!
Юллар канунын үтә – бәхетле һәм сәламәт булырсың!

Русия дәүләт инспекциясе Бәләбәй районы бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча инспекторы Диләрә Шаяпованың әйтүенә караганда, тикшерүләр вакытында автоинспекторлар тупас административ кагыйдә бозуларга җитди игътибар иткән: каршыга чыккан водительләрне туктатканнар, балалар өчен креслоларның булу-булмавын тикшергәннәр.

Ике көндә (җомга һәм шимбә) исерек килеш транспортка идарә иткән өч водитель, шулай уку хокуклары булмаган килеш мотоцикл руле артына утырган өч водитель (балигъ булмаганнар) ачыкланган.

 – Мондый транспорт чарасына утырып, яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар кайчак хәвефсезлек турында уйламый да. Еш кына әти-әниләре дә уйламый, алар балаларының яшен һәм йөртү таныклыгының булырга тиешлеген, шулай ук транспорт белән идарә итә белү-белмәүләрен игътибарга алмыйлар. Мопедларда йөргәндә шлемнар кию шулай ук онытыла. Әмма искә төшерәсе килә, зур булмаган юл вакыйгасы да фаҗигагә әйләнергә мөмкин, – дип аңлатты Диләрә Шаяпова.

Юл хәрәкәтендә катнашкан башкаларның гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куйган һәр автоһәвскәргә карата административ материаллар төзелгән. Кагыйдә бозучыларга эчкән килеш рульгә утырган өчен 30 000 мең сум күләмендә штраф һәм бер ярымнан ике елга кадәр транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабаттан шундый хәл була калса, җинаять җаваплылыгы карала. Водитель таныклыгы алмаган, әмма транспортка утырган водительләргә 5тән 15 сумга кадәр штраф яный.

Бәләбәй дәүләт автоинсекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барсын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә  чакыра. Бу юлларда хәвефсезлекне тәэмин итәр, юл-транспорт һәләкатләре булдырмау өчен кирәк.

Диләрә Шаяпова фотосы.

 

Юллар канунын үтә – бәхетле һәм сәламәт булырсың!
Юллар канунын үтә – бәхетле һәм сәламәт булырсың!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: