

Ачылу тантанасына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Республика балалар китапханәсе вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар җыелган.
«Роберт халыкчан булды, гадел булды. Аны бик яраталар иде, чират торып фотога төшәләр иде. Ул алга бара торган кеше. Нинди генә очрашу булса да бара иде. Халыкка якын булганга яратканнардыр аны», – диде Клара Миңнуллина. Ул Роберт Миңнуллинның исемен мәңгеләштерү эшләре өчен рәхмәтләрен әйтте. Республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исемен бирелү вакыйгасын аерым әйтеп узды.