Бәләбәй районы игенчеләре дә уракны тәмамлауга якын.
– 17 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп алынды (70,7 процент). Уртача уңыш гектарыннан 23 центнер тәшкил итә. Уҗым арышы белән бодай, солы белән борчак тулысынча җыеп алынды. Язгы бодай һәм арпаны урып-җыясы калды, – дип сөйләде район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте баш агрономы Илгиз Нәсифуллин.
Вак фермерлык хуҗалыклары уракны тәмамлаган да инде. Зур хуҗалыклар арасында игенне урып-җыю буенча Николай Петровның крестьян-фермер хуҗалыгы, Владимир Якушинның индивидуаль предприятиесе алдынгылар рәтендә, аларда бөртеклеләрнең 95 проценты урып-җыелган, шулай ук К. Иванов исемендәге коопператив та алардан калышмый (80%).
Майлы культуралар чәчелгән мәйданнарның әлегә 30 процентында җыеп алынган. Уҗым культураларын чәчү төгәлләнгән. Явып үткән яңгырлар аграрийларның күңелләрен күтәргән, алар киләсе елда да мул уңыш алуга ышныч белдерә.
Фотоларда: Алексей Гришанин, Анатолий Сидоров, Флорид Фәсхетдинов хуҗалыклары басуларында.