Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2022, 17:29

Авыручылар арта

Бәләбәй районында, бөтен Башкортстандагыча, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Бәләбәй үзәк район дәваханәсе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 8 сентябренә безнең районда 30 кеше дәвалана.

Авыручылар арта
Авыручылар арта

Дәваханәдән тыш пневомония белән чирләүчеләр ачыкланмаган. Соңгы тәүлекләрдә 10 кеше тест үткән. Роспотребнадзорның Бәләбәй, Әлшәй, Бишбүләк, Ярмәкәй һәм Миякә районнарында төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, ел башыннан безнең районда ковид белән 4469 авыру очрагы расланган.

Вакцинациягә килгәндә, бүгенгә ул 50246 кеше өчен тулысынча тәмамланган. Вакцинация үтмәгәннәр саны районда 18858. Поликлиникаларда 3756 вакцина дозасы бар.

 – Үзбелдегең белән дарулар, аеруча антибиотиклар эчәргә ярамый. Алар бары тик медицина хезмәткәре тарафыннан гына тәгаенләнергә тиеш. Әгәр вакцинация үтмәгәнсез һәм СOVID-19 белән чирләмәгәнсез икән, ОРВИ билгеләре булганда һәм ПцР-диагностик нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, өйдә калыгыз һәм табиб чакыртыгыз. Ябык биналарда булганда, кешеләр белән аралашканда саклану битлекләре яки респираторлар кию турында онытмагыз. Кулларыгызны ныклап юыгыз, антисептик  кулланыгыз.  Кешеләр күп булган урыннарда бик йөрмәгез. Бу гади искәртү чаралары чир йоктыру ихтималын азайта. Коронавирустан вакытында вакцина ясатыгыз, – дип сөйли Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Ришат Низаев.

Килеп туган сораулар буенча телефоннардан мөрәҗәгать  итәргә була: 8(34786) 3-05-36 (Бәләбәй), 8 (34786) 7-13-39 (Приют поселогы). Поликлиниканың эш тәртибе элеккечә – 8.00дән 20.00 сәг. кадәр (шимбә –8.00 дән 19.00 сәг. кадәр). 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: