

Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә Төрмә замогы ихатасындагы куе куаклар, агачлар киселде. Көнкүреш калдыклары полигонына төзелеш чүп-чары, әле биредә полиция бүлеге эшләгән чактагы иске җиһазлар чыгарылды.
Хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев тыршып эшләгәннәре өчен өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
– Кышка капка куябыз, бинаның ишек-тәрәзәләрен ябабыз. Ә артабан алдагы елларда Төрмә замогын үзгәртеп яңарту өчен акча эзләячәкбез, – дип хәбәр итте Азат Альверт улы басмага.
Элекке полиция бинасы урнашкан “Старогородецкий” үзәге көннән-көн үзгәрә, яңара. “Якын вакытта монда спорт һәм балалар мәйданнары, вак архитектур формалар, яктырткычлар куелчак. Подрядчиклар көче белән зур каеннар – Себер трактының яшел символы – утыртылачак”, – дип хәбәр иттеләр район хакимиятенең архитектура бүлегендә.
Объектны 2022 елның 31 октябренә файдалануга тапшыру планлаштырылган.