Уфаның “Яшел чаукалык” шифаханасында башланган форум программасы бай булды. Анда Башкортстаннан, Татарстаннан, Пермь краеннан, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән укытучылар, мәктәп җиткәчеләре, тәрбиячеләр – барсы 280гә якын кеше катнашты. Чара барышында галимнәр һәм экспертлар катнашында фикер алышулар, форсайт-сессияләр, түгәрәк өстәлләр оештырылды.
Форумны ачу тантанасында БР хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Җыелышы депуаттлары, танылган укытучылар катнашты.
Азат Бадранов чарада катнашучыларны сәламләп, республика башлыгы Радий Хәбировның туган телләрне үстерүгә ныклы игътибар бирүен әйте. Өченче ел уздырылган форум моңа дәлил булып тора.
Чара икенче көнне “Торатау” конгресс-холлында дәвам итте. Анда тематик күргәзмәләр оештырылды, иң яхшы укытучылар бүләкләнде. Форум Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның чыгышы белән тәмамланды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр туган телләрне популярлаштыруга, аларны өйрәнүгә шартлар булдыруга юнәлтелгән яңа идеяләре белән уртаклаштылар.
Бәләбәйдән мәртәбәле чарада район мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге белгече Светалана Гәрәева һәм Бәләбәй гуманитар-техник колледжы укытучысы Регина Хабутдинова катнаштылар.