Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2022, 10:17

Республикада игеннең тулаем җыемы 4,3 миллион тонна тәшкил иткән

Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю тәмамлана.

Республикада игеннең тулаем җыемы 4,3 миллион тонна тәшкил иткән
Республикада игеннең тулаем җыемы 4,3 миллион тонна тәшкил иткән

Республика премер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, бүгенгә мәйданнарның 84 проценты урып-сугылган, бу 1,470 гектар. Тулаем  урып-җыелган иген 4,3 миллион тонна тәшкил иткән, уртача уңыш  – гектарыннан 29,3 центнер.

262 мең гектар мәйданда 2023 ел уңышы өчен уҗым культуралары чәчелгән, бу планның 53 проценты. Уҗым чәчүне кырау ныклап төшә башлауга 45 көн кала, ягъни 20 сентябрьгә кадәр, тәмамларга кирәк, дип искәртте Илшат Фәйзрахманов. Мал азыгы әзерләү эше дә ахырына якынлаша, республикада еллык мал азыгы запасы тупланган.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: