Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 12:00

2022 елга Башкортстан бюджеты 15,4 миллиард сумга арттырылды

Башкортстанның Финанс министрлыгы агымдагы елга республика бюджетын 15,4 миллиард сумга арттырырга тәкъдим итте. Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план арта, диде Башкортстан Республикасы  вице-премьеры – финанс министры Лира Игтисамова. Федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 7 миллиард сум бүленә.

2022 елга Башкортстан бюджеты 15,4 миллиард сумга арттырылды
2022 елга Башкортстан бюджеты 15,4 миллиард сумга арттырылды

Өстәмә акча социаль түләүләргә, Республика адреслы инвестиция программасына, Юл фондына төзәтмәләр кертүгә юнәлдерелә. 2022 елда республика бюджеты күләме керемнәр буенча – 271,9 миллиард сум (+15,4 миллиард сум), чыгымнар буенча 296 миллиард сум (+19,9 миллиард сум) була. Дефицит 24,1 миллиард сум (+4,5 миллиард сум) күләмендә планлашырылган.

Республиканың Контроль-исәп палатасы аудиторлары закон проектын анализлаган һәм хуплаган. Бюджет турында законга тиешле үзгәрешләр Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтайның профильле утырышында каралган. 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: