Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 14:00

Эфирда – профессионаллар

Башкортстаннан укытучылар командасы “Белем тапшыру” (“Передача знаний”) телеуенында катнаша. Аның беренче тапшыруы “Россия-Культура” телеканалында быел 4 сентябрьдә күрсәтелде.

Эфирда – профессионаллар
Эфирда – профессионаллар

Һөнәри шоу эфирга атна саен чыга. Уенда илнең төрле тарафларыннан педагоглар командалары катнаша. Укытучылар командаларының капитаннары – “Русияның ел укытучысы -2021” Бөтенрусия конкурсы финалчылары. Безнең республикадан укытучылар командасы капитаны – Уфа шәһәренең 95 нче санлы Белем үзәгенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары, биология укытучысы Федан Гафаров. Команда составында – төрле елларда “Ел укытучысы” республика конкурсында катнашучылар: Артем Баянов, Сергей Переверзев, Ирина Саутина һәм Регина Закирова.  – “Россия-Культура” каналы һәм РФ Мәгариф министрлыгының берлектәге “Белем тапшыру” проекты уникаль һәм көнүзәк, укытучы һөнәрендә очраклы кешеләр юк бит. Башкортстан Республикасы укытучылары командасы өчен җанатачакбыз, – дип билгеләде БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Уен “Мәгариф” милли проекты кысаларында укытучының җәмгыятьтәге статусын күтәрүгә юнәлтелгән. 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: