Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь , 10:24

“Комсомольская правда” газетасының баш мөхәррире Владимир Сунгоркин вафат

“Комсомольская газетасы”ның газетасының баш мөхәррире Владимир Сунгоркин вафат булган. Аңа 68 яшь иде. 

“Комсомольская правда” газетасының баш мөхәррире Владимир Сунгоркин вафат
“Комсомольская правда” газетасының баш мөхәррире Владимир Сунгоркин вафат

Владимир Сунгоркин –  Россия журналисты, репортер һәм медиаменеджер. Ул «Комсомольская правда» газетасының баш мөхәррире һәм шулай ук «Комсомольская правда» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры иде.

РИА Новости агентлыгына «Комсомольская правда» журналисты Александр Гамов хәбәр иткәнчә, Сунгоркинның үлем сәбәбе инсульт булган. «Ул командировка вакытында вафат булды, инсульттан дип фаразлана», – дигән Гамов.

Журналистика белән профессиональ дәрәҗәдә Владимир Сунгоркин 1976 елдан шөгыльләнә башлый. Үз карьерасын Байкал-Амур тимер юл магистрале төзелеше зонасында «Комсомольская правда» хәбәрчесе буларак башлый, ул вакытта бу төзелеш СССР матбугаты игътибарының өстенлекле объектларының берсе була.

2003 елның декабрендә Владимир Сунгоркин «Карьера» журналы һәм «Новый Взгляд» атналык басмалары төзегән Россиянең иң абруйлы медиаменеджерлары исемлегенең бишлегенә керде. Ә 15 елдан соң ул Россия Федерациясенең атказанган журналисты булды.

 

Автор:“Татаринформ” буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас в