Һәйкәл 1943 елда Донбассны немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә багышланган. Ләкин аны 2014 елда украин нацистлары тулысынча җимергәннәр иде дияргә була.
8 сентябрьдә легендар “Саур-Могила” курганының икенче тапукыр тууы хөрмәтенә Донбасс республикасы һәм Русия артистларының зур концерты булды.
Владимир Путин церемония ачылышында катнашканнарга мөрәҗәгатендә, Саур-Могила мемориаль комплексын тергезү – борынгы Саур-Могила биеклеге өчен, Миус ярлары һәм Донецк далалары өчен кыю сугышучылар, үзләрен аямыйча Донбассны нацист илбасарларыннан азат итүчеләр турында, җиңүчеләр буыннарының батырлыклары һәм геройлары турында хәтерне терелтү ул, дип билгеләде.
Безнең республика Донбассны торгызуда актив ярдәмләшә, гуманитар ярдәм күрсәтә.
“Саур-Могила”ны тергезү эшләрендә дә Башкортстаннан дүрт студент катнашты.
Фото: ачык чыганаклардан.