Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь , 09:18

Конгресс кунаклары алдында – киләчәктәге Уфа

18нән 22 сентябрьгәчә Башкортстан башкаласында “Транспорт  һәм төзелеш” Беренче халыкара конгресс уза. Форум эше кысаларында  катнашучыларга һәм кунакларга бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Чара 18 сентябрьдә “Уфа-Арена” мәйданында йөк машиналары водительләре конкурсы белән ачылды.

Конгресс кунаклары алдында –  киләчәктәге Уфа
Конгресс кунаклары алдында – киләчәктәге Уфа

20-21 сентябрьдә “Конгресс” паркында Уфаның 450 еллыгына башышланган павильон эшләячәк.  Стендны ачылышка ачу әзерлеге белән Уфа мэры Ратмир Мәүлиев танышты.

Экспозициядә тәкъдим ителәчәк 10 стенд исәбендә “Көньяк капка”, “Курчаклар театры”, “Совет мәйданын үзгәртеп  яңарту”, “Октябрь революциясе урамында реконструкция”, “Сугыш ветераннары госпитале” һәм башкалар бар.

 

Автор:“Башинформ” буенча З. Салихова әзерләде
Читайте нас в