Новости
20 Сентября 2022, 07:14

Башкортстанның иң мул уңыш алган районнары аталды

БР авыл хуҗалыгы министры башлыгы Илшат Фазрахманов Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә уңыш  җыю буенче эшләрнең  нәтиҗәләрен хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның иң мул уңыш алган районнары аталдыБашкортстанның иң мул уңыш алган районнары аталды
Башкортстанның иң мул уңыш алган районнары аталды

 “Бүгенгә республикада мәйданнарның 74 проценты урып-җыелган. 34 муниципаль районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшен тәмамлыйлар. 4,611 тонна иген урып-сугылган”, – диде авыл хуҗалыгы министры, һәм атна бөртекле культуралар буенча эшне төгәлләү атнасы булып тора.

Шулай ук  Илшат Фазрахманов  суктырылган ашлык буенча алдынгы районнарны атады. Алар: Стәрлетамак, Илеш, Чакмагыш, Мәләвез, Авыргазы, Дәүләкән, Хайбулла һәм Баймак районнары (160 мең тоннадан артык).

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас