Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь , 12:18

Интернет: файда һәм зыян

Интернет ярдәмендә без теләсә нинди мәгълүматка, күңел ачу материалларына ия була, төрле илләрдән кешеләр белән аралаша, диваннан кузгалмыйча эшли алабыз. Хәзер өйдән чыкмыйча укырга һәм медицина консультациясе алырга мөмкин. Әмма цифрлы дәвер файда гына китерәме?

Интернет: файда һәм зыян
Интернет: файда һәм зыян

Заманча технологияләр аркасында көннәрдән бер килеп кешелекнең таркалып юкка чыгуы ихтимал. Кешелек дөньясы өчен цифрлы технологияларның һәлакәтле булуына менә берничә сәбәп.

Хәзер бик күп белем хәзинәсе  цифрлы рәвештә саклана. Әгәр, мәсәлән, куәтле кояш кабыну яки шартлау аркасында бөтен техника юкка чыга калса, бөтен белем байлыгы әрәм булачак. Әйе, кәгазь дә искерә, ләкин аның өстенлеге бар – юкка чыкмавы өчен читтән энергия алу кирәклеге.

Моннан тыш, интернет дөньяга нәфрәт китерә. Җәмгыятьтән тыш яшәгән маргиналлар дөньяны ялган һәм башка кире, негатив  әйберләр белән тутыралар, кешеләр арасында дошманлык тудыралар, тузга язмаган, хата фикерләр чәчәләр. Ә моннан төрле персонажлар файдалана, нәтиҗәдә мәгълүмат кыйммәтен югалта, чынбарлыкны ялганнан аеру катмарлана.

Интернет шулай ук кешеләрнең күп күнекмәләрне югалтуына китерә. Кешелек торган саен машиналарга бәйле була бара, һәм кешеләр алардан башка ничек эшләргә кирәклеген оныталар.

Яңа технлологияләр кешеләрне физик хезмәт кирәклегеннән бушата. Күп эшләр офисларда башкарыла, һәм эшләргә кирәк иң авыр хезмәт – клавиатурада басу, ә бит табигать безне, даими хәрәкәттә булырга  тиешле актив җан ияләре  буларак яраткан.

 Техноологияләр кешеләрне ярлыландыра. Тора-бара хәтта квалификацияле хезмәткәрләр дә эшсез калырга мөмкиннәр, чөнки аларны роботлар һәм ясалма интелект алыштырачак.

Һәм тагын... дөнья тизлеге  торган саен шәбәя, ә ритм тизләнеше, галимнәр фикеренчә, баш миен яндыра. Бүген кешеләр берүк вакытта берничә гамәл башкарырга, бер  мәсьәләдән икенчесенә күчәргә мәҗбүр. Әмма ләкин безнең баш миебез бер башкарганда бер генә мәсьәләне чишәргә көйләнгән, ә күпмәсьәләлек интеллектны тәбәнәйтә, баш миендәге икенче кешенең хисси торышына керү, үзеңне кулда тоту сәләтенә җаваплы өлкәсенең тыгызлыгын киметә.

Киләчәк кешеләре катлаулы мәсьәләләрне чишәргә сәләтсез олы яшьтәге балаларга әйләнергә мөмкин.

 

 

Автор:Кадрия Гыйлманова материалы буенча  Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас в