Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь , 12:16

Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган

Дәресләргә йөрүчеләр татар халык костюмнарын, хәситә, изү, аяк киемнәрен тегәргә өйрәнә.

Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган
Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган

Һәр атнаның якшәмбе көнендә Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре дәресләре үтә.

«Түгәрәкне үзәк әгъзаларының өлкән буын вәкилләре уздыра. Бу дәресләрнең максаты – курчакларда татар халык костюмнарын, хәситә, изү, аяк киемнәрен тегәргә өйрәнү. Татар киемнәре мисалында халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм йоласын өйрәнәбез», - дип хәбәр итә Ташкент шәһәре Татар мәдәни-агарту үзәгенең матбугат хезмәте.

Татаринформ буенча Зәйфә Салихова әзерләде.

Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган
Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган
Автор:
Читайте нас в