Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2022, 10:42

«Кызыл таң» республика татар газетасы

журналисты Башкортстанның республика премиясенә дәгъва итә.

«Кызыл таң»  республика татар газетасы
«Кызыл таң» республика татар газетасы

Журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләргә Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Ходайбердин исемендәге премиясенә «Кызыл таң» республика татар газетасы журналисты Зөһрә Исламова дәгъва итә.

 

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Премия бирү комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне карап чыкканнан соң конкурска 14 кандидатны үткәргән.

Татар журналисты хәрби-патриотик, тарихи, мәдәни темага язылган язмаларын тәкъдим иткән.

Комиссия нәтиҗәдә өч лауреатны билгеләячәк. Хәзерге вакытта кандидатларның эшчәнлеге турында язмалар кабул ителә.

Лауреатларга конкурс шартлары буенча 100 мең сум премия каралган.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: