Башстат мәгълүматлары буенча, республиканың күпфатирлы йортларында торакның бер квадрат метрын төзү бәясе уртача 59 286 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта авыл җирендә бр “квадрат” торакның бәясе шәһәргә (60 054 сум) караганда күпкә арзанрак – 36 902 сум.
Быел сигез айда Башкортстанда төзүчеләр – юридик берәмлекләр һәм шәхси төзүчеләр 1,937 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшырган. Бу исә 2021 елның гыйнвар-августына караганда 9 процентка күбрәк. Сафка кертелгән торакның 33,1 проценты – төзүчеләр – юридик шәхесләргә, 66,9 проценты шәхси төзүчеләргә туры килә.
Башинформ”агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел 2,343 милион квадрат метр торакны файдалануга тапшыру күзаллана. Ел ахырына Башкортстанда 110,9 мең гаилә торак шартларын яхшыртырга тиеш.