Новости
21 Сентября 2022, 05:40

Россиядә чит ил паспортларын ун елга бирүгә документлар кабул ителә башлады

20 сентябрьдән Россия Тышкы эшләр министрлыгы чит ил паспортын ун елга бирүгә документлар кабул итүне яңартты. Бу хакта министрлыкның Консуллык департаменты хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Россиядә чит ил паспортларын ун елга бирүгә документлар кабул ителә башладыРоссиядә чит ил паспортларын ун елга бирүгә документлар кабул ителә башлады
Россиядә чит ил паспортларын ун елга бирүгә документлар кабул ителә башлады

“Чит илдә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына мәгълүматны электрон төрдә йөртүче паспортлар бирү һәм рәсмиләштерү буенча тотрыклы эшне тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күрелде”, — дип сөйләделәр тышкы сәясәт ведомствосында. Шулай ук хәзерге вакытта барлык техник кыенлыклар бетерелгән.

Хәзер документны гражданинны чит илгә җибәрүче һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгында теркәлгән оешма аша язма гариза буенча рәсмиләштерергә була.

Искәртик, 26 августтан чит ил паспортын ун елга рәсмиләштерүгә гаризалар кабул итү, электрон мәгълүмат базасын үзгәртү ихтыяҗы аркасында, туктатылды.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас