Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2022, 13:18

Экологик өмәләр вакыты

24 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр “Яшел Башкортстан” акциясенең көзге этабы уза. Җәмәгать  урыннарында һәм ихаталарда агачлар утырту, яшел үсентеләрне алыштыру, тәртип һәм чисталык булдыру буенча өмәләрнең Бердәм көне – 24 сентябрь.

Экологик өмәләр вакыты
Экологик өмәләр вакыты

 – Бу көнне Бәләбәй шәһәренең Шоссе урамында “Өсән” паркында, шулай ук Интернационал урамындагы 122нче, 122 б  йортлары янындагы ихата биләмәләрендә агачлар утыртырга ниятләнә, – дип җиткерделәр  район хакимиятенең Торак-коммуналь  хуҗалык үсеше һәм табигатьне саклау бүлегендә.  – Приют поселогында исә Дан паркында һәм Магистраль урамында 1нче йорт яны ихатасында яңа үсентеләр барлыкка киләчәк.

Аксаков авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга мемориаль комплекс янында агачлар утыртачаклар.

“Яшел Башкортстан” экологик өмәсендә шулай ук районның башка биләмәләрендә  яшәүчеләр дә катнаша.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: