Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2022, 18:00

Лаеклы алмаш!

Машина төзүчеләр көне алдыннан, күркәм традиция буенча, “Бәләбәй “Автонормаль” заводы” акционерлар җәмгыятендә “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсы узды. Анда катнашуга 112 хезмәткәр заявка бирде. Конкурс иң яхшы гальваниклар, махсус станокларда сыр кисүчеләр, термистлар, автоматчиклар, бораулаучылар, электромонтерлар арасында иң яхшыларны ачыклады. Быел слесарь-ремонтчылар өчен дә конкурс оештырылды.

Лаеклы алмаш!
Лаеклы алмаш!

Атна буе конкурс комиссиясе тарафыннан смена биреме нормасының үтәлеше, башкарылган эшләрнең сыйфаты, шулай ук производствода хезмәт сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү тикшерелгән.  Җиңүгә омтылыш конкурста катнашучыларга дәрт, чәм өстәгән һәм, әлбәттә, иң яхшылар призлы урыннар яулаганнар.

Слесарь-ремонтчылар арасында  конкурсның практик өлешенең ничек үтүен күзәтү  аеруча мавыктыргыч булган. Конкурста катнашучылар 80 минутта 1,5 мм калынлыктагы табаклы металлдан, бирелгән үлчәмнәрнең берсен дә бозмыйча, сызым буенча шайба ясарга тиеш булалар. Егетләр слесарь өчен төп инструментлар белән эшлиләр, алар – ножовка, чүкеч, игәү, штангенциркуль, өтерге. Монда призлы урыннарны ремонт-механика цехы хезмәткәрләре яулый: беренче урында Игорь Хәйруллин булса, икенче урында – Артем Иванов.

Игорь Хәйруллин – “Гидравлика машиналарын, гидроприводлар һәм гидропневмоавтоматиканы техник эксплуатацияләү” белгечлеге буенча Бәләбәй гуманитар-техник колледжын тәмамлаган. Быел заводның ремонт-механика цехында диплом алды практикасын үткән, аның йомгаклары буенча җитәкчелек тарафыннан иң яхшы практикант булып билгеләнгән. Колледжны тәмамлаганнан соң, Игорь кабат заводка кайткан. “Коллектив та, җитәкчелекнең мөнәсәбәте дә ошады. Тәҗрибә туплау да комачауламый”, – ди ул. Егет уйлап та тормастан һөнәри осталык конкурсында катнашырга карар иткән. Ул теоретик өлешне дә практиканы да җиңел үткән. “Үз көчемне тәҗрибәле слесарьлар белән көрәштә сынап карыйсым килде. Миңа артык катлаулы булмады: сораулар гади, деталь гади. Колледжда алган белем әле “тутыкмаган”, – дип тэсоратлары белән уртаклашты Игорь.

Былтыргы шикелле, конкурста призлы урын яулаганнар мактаулы дипломнар һәм 3тән 7 мең сумгача премия белән бүләкләнгәннәр. Беренче урын яулаган катнашучылар ел буе тарифның 15 проценты күләмендә өстәмә алачаклар.

 

Автор:Римма Солтанова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: