Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 13:08

Русиянең оборона министры мобилизация шартларында кемнәрнең хәрби хезмәткә алыначагына ачыклык кертте

Русияның оборона министры Сергей Шойгу 21 сентябрьдә “Россия-24” телеканалына интервьюсына мобилизация шартларында кемнәрнең хәрби хезмәткә алыначагына ачыклык кертте.

Русиянең оборона министры мобилизация шартларында кемнәрнең хәрби хезмәткә алыначагына ачыклык кертте
Русиянең оборона министры мобилизация шартларында кемнәрнең хәрби хезмәткә алыначагына ачыклык кертте

Аның сүзләренчә, хәрби хезмәттә булып кайтканнар, хәрби-исәп белгечлегенә һәм сугыш тәҗрибәсенә ия булганнар мобилизацияләнергә тиеш.

“Алар армия турында белмәгән-күрмәгән кешеләр түгел. Студентларны мобилизацияләү хакында сүз бармый. Тыныч кына укысыннар. Хәрби хезмәттәге солдатлар да мобилизацияләнми, аларны махсус хәрби операция барган җиргә җибәрмиләр”, – дип билгеләде ул.

Русияның мобилизация ресурсы 25 миллионга якын кеше тәшкил итә, аларның 1 проценттан артыгы (300 мең чамасы) өлешләтә мобилизацияләнергә тиеш.

 

Автор:Башинформ буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас в