Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь , 09:00

Көнүзәк мәсьәләләр каралды

Чишмә районында Башкортстан Ресубликасы Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзалары, республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре  катнашлыгында семинар-киңәшмә уздырды.

Көнүзәк мәсьәләләр каралды
Көнүзәк мәсьәләләр каралды

 Төбәк Башлыгы якын киләчәктә муниципалетитлар үсешенең төп бурычларын билгеләде.

 – Бүген Башкортстанның икътисад, хезмәт базары социаль өлкәләрендә хәл тотырыклы. Шул ук вакытта заманча трендларга объектив бәя биререгә һәм үсешнең төрле күренешләренә әзер булырга кирәк, – дип ассызыклады Радий Фәрит улы.

Төбәк җитәкчесе республикада сайлау циклына әзерлек  башлануын искә төшерде. Уфага нигез салынуның 450 еллыгы  2024 елның колачлы вакыйгасына әйләәчәк. Бәйрәмгә шәһәрдә күп социаль объектлар, җәмәгатьчелек киңлекләре, инженер-транспорт инфраструктурасы төзеләчәк, яңартылачак.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров та чыгыш ясадылар.

Семинарда катнашучылар муниципалитетлар үсешенең көнүзәк мәсьәләләрен карадылар. Алар исәбендә – биләмәләрнең финанс тотрыклылыгын һәм җәлеп итүчәнлеген күтәрү чаралары, яшәү пунктларында җәмәгатьчелек киңлекләрен үстерү, файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү, социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру, социаль челтәрләрдә яшәүчеләр белән аралашу.

 – Семинар барлык катнашучылар өчен продуктив һәм файдалы булды. Бу тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек, – диде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы, үзенең чарада катнашуы турында.

“Патриот” хәрби-патриотик паркында Украинада махсус хәрби опрация барышында һәлак булган Русия Герое Максим Серафимовка стела ачуга багышланган “Батырлар узышы” спорт ярышы оештырылды.

 

Көнүзәк мәсьәләләр каралды
Көнүзәк мәсьәләләр каралды
Көнүзәк мәсьәләләр каралды
Автор:Светлана Соколова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас в