1 октябрьдә «Башкортстан» дәүләт концертлар залында танылган композитор Салават Низаметдиновның тууына 65 ел тулуга багышлаган иҗат кичәсе узачак. Ул символик рәвештә халыкара Музыка көнендә үтә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Салават Низаметдинов (1957 - 2013) – күренекле композитор. Аның күзләре күрми иде. Ул үзеннән соң зур музыкаль мирас калдыра: сигез опера, симфоник, камера, хор әсәрләре, җырлар һәм романслар.
Бу кичәгә композиторның якыннары, дуслары һәм аның иҗатын дәвам итүчеләр җыелачак. Концерт барышында Салават Низаметдиновның хезмәттәшләре аның иҗатын искә алачаклар. Әдәби-музыкаль кичәдә композиторның төрле елларда язылган әсәрләре яңгыраячак.
Башкортстанның халык артистлары Идрис Газиев, Нәзифә Кадырова, Әлфия Юлчурина, Вахит Хызыров, «Алтын Барс» халыкара премия лауреаты Ленар Бикмурзин Салават Низаметдиновка багышлап рус һәм башкорт телләрендә җырлар башкарачак. Концертта Башкортстан һәм Татарстан артистлары катнашачак. Режиссеры Сулпан Әскәрова.