“Яшь гвардия” немец гаскәрләре тарафыннан басып алынган Краснодон шәһәрендә (ул чакта УССРның Ворошиловград өлкәсе) комсомоллар тарафыннан оештырыла. Третьякевич оешманың комиссары була. Ул 1943 елда яшерен оешманы тар-мар иткәннән соң немецлар тарафыннан үтерелә.
Яшь гвардияның башка лидерларыннан (Олег Кошевой, Сергей Тюленин, Любовь Шевцова, Ульяна Громова һәм Иван Земнухов) аермалы буларак, Третьякевич үлгәннән соң 1943 елда Советлар Союзы Герое исемен алмый, чөнки немец полициясенең кулга алынган бер хезмәткәре нәкъ Третьякевич әсирлектә җәзалауларга түзә алмыйча калган подпольщикларны сата, дип белдерә.
Третьякевич фамилиясе Александр Фадеевның “Яшь гвардия” романында да искә алынмый, анда оешма комиссары – Олег Кошевой. Аның каравы романда Евгений Стахович бар, аңа Третьякевич биографиясенең кайбер детальләре өстәлгән. Әсәрдә нәкъ ул яшь гвардиячыларны сата.
Сугыштан соң Третьякевичны гаепләүләр нигезсез дип табыла, һәм 1960 елда СССР Югары Cоветы президиумы указы белән үлгәннән соң ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Фото: ачык чыганаклардан