Новости
27 Сентября 2022, 07:00

Башкортстанда 390 мең тоннандан артык шикәр чөгендере җыеп алынган

Башкортстанда әлеге культураны үстергән 19 районның 15ндә шикәр чөгендерен алу бара. Авыл хуҗалыгы министрлыгының 22 сентябрьгә мәгълүматлары буенча хуҗалыклар 14 мең гектар мәйданда шикәр чөгендерен казып алган, бу исә чәчелгән мәйданнарның өчтән бер өлеше.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда 390 мең тоннандан артык шикәр чөгендере җыеп алынганБашкортстанда 390 мең тоннандан артык шикәр чөгендере җыеп алынган
Башкортстанда 390 мең тоннандан артык шикәр чөгендере җыеп алынган

 Тамыразыкларның тулаем уңышы 390 мең тоннадан арткан, бер гектардан уртача уңыш 280 центнер тәшки итә (2021 елда уртача уңыш 300 центнердан артык).

Быел чәчүлек мәйданнары ярыйсы ук арттырылган – чөгендер чәчкән 19 хуҗалык аны 44 мең гектарда үстергән .

Шикәр заводлары эшкәртү эшенә тотынган, 124 мең тонна чөгендердән 17 мең тоннадан артык продукция җитештерелгән.

Фото : Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Автор:“Башинформ” буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас