Новости
28 Сентября 2022, 05:46

Бердәм программалар буенча укытачаклар һәм тәрбияләячәкләр

Русия Президенты Владимир Путин федераль законга кул куйды, аның буенча  мәктәпләрдә бердәм гомум белем бирү программалары кертү күзаллана. Документ хокуки мәгълүматның рәсми инернет-порталында нәшер ителгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бердәм программалар буенча укытачаклар һәм тәрбияләячәкләрБердәм программалар буенча укытачаклар һәм тәрбияләячәкләр
Бердәм программалар буенча укытачаклар һәм тәрбияләячәкләр

Федераль норматив актта уку материалларын эшкәртү буенча дәүләт заказларына РФ Мәгариф министрлыгының вәкаләтләре күрсәтелгән.

Уку йортлары  2023 елның сентябреннән яңа дәреслекләр буенча эшли алачаклар, дип билгеләнә, уку планнары 2023 елның 1 гыйнварына кадәр расланачак. Законга ярашлы, бердәм программаларны Мәгариф министрлыгы эшкәртәчәк һәм раслаячак.

Моннан тыш, мәктәпләрнең  яңа үз уку программаларын  булдыруга хокукы кала, әмма аларның эчтәлеге һәм планлаштырылган нәтиҗәләре федераль органның гомум белем бирү программаларыннан түбән булырга тиеш түгел.

Яңа кануният акты шулай ук тәрбия бирүнең федераль эш программасын һәм тәрбия эшенең федераль календарь планын кертүне дә фаразлый.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас