Новости
28 Сентября 2022, 05:40

Ижевск мәктәбендәге атышны кем оештыруы билгеле

Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге фаҗигадә корбаннар саны 13кә җиткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ижевск мәктәбендәге атышны кем оештыруы билгелеИжевск мәктәбендәге атышны кем оештыруы билгеле
Ижевск мәктәбендәге атышны кем оештыруы билгеле

Ижевск мәктәбендәге атышны шул мәктәпне тәмамлаган, 1988 елда туган Артем Казанцев оештырган. Бу хакта «РИА Новости»га РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

26 сентябрьдә билгесез кеше Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендә ут ача, соңыннан үз-үзенә кул сала. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге фаҗигадә корбаннар саны 13кә җиткән.. Шуларның җидесе – балигъ булмаган балалар. Тагын 14 бала һәм 7 олы кеше яраланган. Удмуртиядә матәм көннәре бара.

«Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре Ижевск мәктәбенә һөҗүм итүче кешене ачыклаган. Ул –1988 елгы Артем Казанцев. Ижевск шәһәрендә туган, шушы мәктәпне тәмамлаган. Һөҗүм итүченең шәхесе, даирәсе ачыклана», – дип белдерделәр ведомствода. Ут ачкан ир кешенең өендә тентү үткәрелә.

 

 

Автор:“Татар информ” буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас