Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2022, 10:30

Республикада короновирус йоктырганнар 315 мең кешедән арткан

Башкортстанда коронавирус белән авырганнар көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә генә 885 яңа очрак ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле республикада 315,6 меңнән артык чирле теркәлгән,дип белдерләр Башкортстанның Сәламәтлек сагы министрлыгында.

Республикада короновирус йоктырганнар 315 мең кешедән арткан
Республикада короновирус йоктырганнар 315 мең кешедән арткан

Бүген 292 кеше, күбесе олы яшьтәгеләр, станционарда дәвалана. 14 пациентның хәле авыр, берсе үпкәне ясалма җилләтү аппаратында. Ә 4,1 меңгә якын кеше өйләрендә дәвалана.

Бер тәүлектә республикада коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле 5 824 кеше вафат булган, шуның 4910ы – 60яшьтән узган.

Башкортстанда 3 079 873 кеше өчен коронавирус инфекциясеннән вакцинанция тулысынча  тәмамланган. Бу исә прививка ясатырга тиешле халыкның 124 проценты, соңгы тәүлектә генә 11 401 кеше вакцина эшләткән, ә кабаттан прививка ясатканнар  – 875 кеше.

 

 

Автор:“Башинформ” буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: