+3 °С
Болытлы
“Салым белдерүендә салым түләнергә тиеш милек объектлары гына күрсәтелә. Әгәр салым түләүчегә салым түләүдән азат иткән льгота бирелсә, мондый объект салым белдерүендә чагылыш тапмый. Шулай ук салымның суммасы 100 сумнан ким булса, белдерү кәгазе бирелмии, – дип белдерделәр Финанс министрлыгында.
Әгәр 1 ноябрьгә кадәр белдерү кәгазе килмәсә, квитанцияне салым инспекциясендә яки күпфкункцияле үзәктә алырга мөмкин.
Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлеге мәгълүматлары буенча, быел халыкка 2 миллион белдерү кәгазе җибәрелгән, исәпләнгән милек салымының суммасы – 6,5 миллиард сум.