Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2022, 10:39

“Бабай утары”нда булдык

Күрше Туймазы районының Төмәнәк авылында искиткеч таланлы кеше яши. Фәнир Галимов ул. Русияның атказанган энергетигы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты. Комозиторның җырларын ике республика  җырчылары да  яратып башкара.

“Бабай утары”нда булдык
“Бабай утары”нда булдык

Ул якташларына лирик җырлар гына түгел, ә бәлки матди кыйммәтләр дә бүләк иткән – мәчет, ачык  һава астында уникаль музей төзегән. Бу музейда  туган як тарихын күз алдына китерергә, үз вакытында  330 ел элек авыл кешеләре файдаланган көнкүреш әйберләрен күрергә була.

Музей-комплексны Фәнир Галимов “Бабай утары” дип атый. Утар  – ул хуҗалык ихатасы да, биләмәләр дә, усадьба да. Соңгы ике елда әлеге  оҗмах почмагы җәйге каникуллар вакытында балалар өчен ял урынына, якында яшәүчеләр өчен хәтта шифаханәгә әйләнгән.

Тарихка сәяхәт

Зур булмаган ихатада салам түбәле яки кабык  белән ябылган  йортлар, балчык белән сыланган  амбарлар, кара  мунча, тимерлек һәм башка куралар. Биредә  17-19 гасырлардагы авыл көнкүреше. Соңрак төзелгәннәре -  бүрәнәдән, өй эчендә ниләр генә юк: бирнәләр тутырылган әби сандыгы, чигелгән ашъяулыклар, бухгалтер счеты, төрле керосин  лампалары... 50,100, 500 ел элек  тормышның нинди булуын  күз алдына китерү өчен боларның барсын да үз күзләрең белән күрергә кирәк.

Биредә 1870 елда төзелгән җил тегермәнен  дә, ат  җигү өчен йөгән-сбруяларны,  тагын бик күп  нәрсәләрне  күрергә мөмкин.

Әлеге үзенчәлекле, кызыклы почмак турында  республиканың төрле тарафларында хәбәрдар булуларына гаҗәпләнәсе юк.

“Бабай утары” комплексының тагын бер үзенчәлеге –  ул милли кухня. Т елеңне йотарлык итеп татар милли ашлары, камыр ризыклары әзерлиләр, кымыз белән сыйлыйлар монда...

Биредә кунакларны ачык йөз белән каршы алалар. Күптән түгел бер төркем хаклы ялдагы бәләбәйлеләр  анда экскурсиядә булып кайтты. Экскурсовод Зөлфирә  Даян кызы безне комплексның капка төбендә милли киемдә каршы алды һәм барсы турында да илһамланып сөйләде. Аның эше, якташы белә горурлануы сизелеп торды.

Русия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас  елы безне мәдәниятләрнең төрлелеге белән баета.

 

 

“Бабай утары”нда булдык
“Бабай утары”нда булдык
Автор:Гөлнара Мурзина материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: