Игеннең тулаем җыемы – 51 700 тонна. Бер гектардан уртача 24,6 ц уңыш алына. “Чулпан” җәмгыяте, К. Иванов исемендәге кооператив, эшкуар В. В. Якушин, Петров Н. П., Гришанин А.А., Знаменка авыл советына караган крестьян-фермер хуҗалыклары бөртекле культураларны җыюны тәмамлаган. “Малиновка” кооперативы, Липилин С. Б, Өсән-Ивановка авыл советына караган хуҗалыкларда бу эш төгәлләнгән.
Бәләбәй районы хакимиятенең авыл хуҗапыгы хезмәте мәгълүматлары буенча, иң күп уңышны “Линда” җәмыгыятендә, Денис Шахов һәм Денис Шәвәлиевның фермер хуҗалыкларында алалар. Уртача гектарыннан 30-35 ц, кайбер басулар 40-45әр центнер да бирә.
Хәзер авыл хезмәтчәннәренә карабодай, көнбагыш урырга кирәк.
Алар уҗым чәчүне дә төгәлли – 9230 га мәйданда чәчелгән дә инде. К. Иванов исемендәге кооперативта, “Өсән”, “Северная Нива Башкирия” җәмгыятьләре, В. Якушинның, Петров Н.П., Гришанин А.А., Соловьев В.В. фермер хуҗалыкларында уҗым культуралары зур мәйданнар били.