Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь 2022, 08:00

1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкән буын яшәүчеләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне
1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне

Бу көннәрдә без Халыкара Өлкәннәр көнен – акыл һәм изгелек бәйрәмен билгелибез. Ул олы тормыш юлы үткән, илебез үсешенә бөтен көчен һәм күңелен биргән, лаеклы алмаш – балалар һәм оныклар үстергән кешеләрне берләштерә.

Без сезнең тормышны яратуыгызга һәм энергиягезгә, яңалыкны өйрәнергә омтылуыгызга сокланып бетә алмыйбыз, авыр минутта ярдәмегез өчен, яшь буынга таяныч булуыгыз өчен рәхмәтләребезне белдерәбез.

Сез һәрчак вакыйгалар уртасында, яраткан эшегез белән шөгыльләнергә дә өлгерәсез, өй ямен саклыйсыз һәм яратуыгызны, дәртегезне якыннарыгызга, туганнарыгызга бүләк итәсез.

Сезгә – ата-аналарыбызга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, остазларга һәм өлкән иптәшләргә –  түземлегегез, йөрәк җылыгыз өчен рәхмәтебезне, чиксез ихтирамыбызны җиткерәбез.

 Бәләбәй районы үсешенә керткән өлешегез һәм актив яшәү рәвешегез өчен чиксез  рәхмәт.

Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның ярдәм итүен, ихтирам итүен телим. Бәхет һәм иминлек сезгә!

Азат Сәхәбиев, БР Бәләбәй районы хакимияте башлыгы.

 

З. Салихова

***

Көзге агачларның матурлыгы!..

Алтын нурларына манчылган.

Алар арасында йөрегәндә

Күңел офыкларым ачыла.

 

Кайсылары инде яфрак коя,

Ботаклары түбән иелгән.

Ә шулай да алар шундый көяз,

Кызгылт, соры, сары киемнән.

 

Кайсылары еллар авырлыгын

Тоймагандай горур торалар.

Ачлыгын да, сугышын да күргән 

Чыдам  Өлкән буын сыманнар.

 

Олы  буын иңнәренә төшкән

Авырлыкны үлчәр үлчәү юк!

Алар төзегән гүзәл бу тормышны

Тар-мар итәр җирдә көчләр юк!

 

Инде күпмеләре җир куенында,

Хәтер дәфтәремне актарам.

Алардагы яшәү дәрте, чәме!...

Үткән буыннарга таң калам.

 

Йөрәк күзем исәннәрен барлый,

Әби-апа, ата-бабалар...

Аумас имән кебек ветераннар,

Заман гаме белән яналар.

 

Чичән сүзле алар, бай тәҗрибәле,

Киңәшләре төпле, акыллы;

Яшь буынга васыятын әйтә

Изге гамәлләре аркылы.

 

Түбәтәйле, батист ак яулыклы,

Нурлы җыерчыклы йөзләре.

Тик яктылык, тик яхшылык кына

Сызылып калган җирдә эзләре.

 

 ... Көзге агачларның матурлыгы!..

Күчкәндер ул олы буыннан.

Гомер көзендәге һәр кешегә

Башым иеп үтәм юлымда.

Башым иеп үтәм юлымда.

Автор:
Читайте нас: